Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Мятежный парус Лермонтова»

16 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән Х нче регионара акциясендә катнашты. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга  буклетлар таратылды . Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.