Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Горур исем – укытучы!»

Укытучылар көне илебездә 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Укытучылар көне - иң күңелле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләү кебек мөһим эш белән шөгыльләнүче кешеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Укытучылар көне уңаеннан Иске Җөри авыл китапханәсендә "Горур исем – укытучы!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китап күргәзмәсендә әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын яктыртучы, укытучы һөнәре турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән укучыларыбыз күргәзмә белән таныштылар