Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“ Һәр шигырь үзе бер әкият”.

Ленар Шәех- Казан, Мәскәү һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләре Әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә дә тәрҗемә ителә. Ленар Шәехнең игелекле һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны бөтен кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә. 4 октябрь көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә Ленар Шәехнең туган көне уңаеннан “ Һәр шигырь үзе бер әкият” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде.