Россия-минем Ватаным
12 июнь - Россия көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә авыл яшьләре һәм мәктәп яны лагере балалары белән “Россия - минем Ватаным” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Яшьләр һәм балалар Россия символларының төшенчәләрен искә төшерде, бәйрәмнең тарихы белән танышты. Чара ахырында барлык балаларга дәүләтнең төп символы - Россия флагы ясарга тәкъдим ителде.