Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Наркомания төпсезлеккә бер адым

Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркомания тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш.  Әлеге акция кысаларында  үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы   китапханәчеләре һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче  “Ак каен”  хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән “Наркомания төпсез упкынга юл”дип исемләнгән  әңгәмә сәгате үткәрделәр. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде. Чара “Бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик” дигән девиз белән тәмамланды.