Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Кызыклы китап белән сыйланыйк"

Мәктәп укучыларнын китап уку белән кызыксындыру , китап укуга теләк уяту һәм китапханәнең даими укучысы итү китапханәченең төп бурычы  булып  тора. Әлеге максат белән 28 май көнне Иске Җөри авыл китапханәчеләре  балалар өчен  “Кызыклы китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник оештырды. Балалар бу идеяне бик теләп хупладылар, китапханәдә ошаган китапны сайладылар һәм сәяхәткә киттеләр. Китапханә аланында ял, күңел ачу, аралашу, яхшы кәеф, җылы кояшлы көн атмосферасы хөкем сөрде. Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.