Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Галәмгә сәяхәт”

12 апрельдә Россиядә һәм бөтен дөньяда  Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга  һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү, хәтерне яхшырту, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Иске  Җөри авылы китапханәсендә “Галәмгә сәяхәт” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрелде. Балалар  кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында,  җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәр һәм Юрий Гагаринның фотосурәте белән таныштырылды, табышмакларга җаваплар табылды.