Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Кошлар - табигать дуслары”

9 апрель көнне Иске Җөри  авыл  китапханәсендә "Кошлар - табигать дуслары" дип исемләнгән кошлар көненә багышланган экологик  уен-викторина узды.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә  әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.