Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Кызыклы китапларның дусты бул”.

 Балалар китабы атналыгы уңаеннан Иске Җөри  авылы  китапханәсендә “Кызыклы китапларның дусты бул” дип исемләнгән  әдәби сәгать  узды. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Монда катнашучылар “Әкиятне таны” дигән викторина сорауларына җавап бирде, “Сүзләрне   тап”  тапкыр-шоу биремнәрен үтәде. Ахырдан кызыклы уеннар уйнатылды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.