Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Шушы яктан,шушы туфрактан без"

   Безнең төбәгебез  язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан 19 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап  сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Укучылар  якташ язучыларыбыз иҗатында туган як табигатенең  гүзәллеген ачучы әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыды.