"Кызлар-йолдызлар"
Язның беренче бәйрәме 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “Кызлар-йолдызлар” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Гүзәл затлар “Яз гөлләре” һәм “Шаян йолдызлар” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Аларны һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков котлады. Кичә матур җырлар, күңелле уеннар, биюләр белән үрелеп барды.