Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде"

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 5-8 нче сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 116 ел булу уӊаеннан викторина үткәрелде. Әлеге чара укучыларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру максатыннан оештырылды.   Укучыларга  Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Катнашучылар М.Жәлилнеӊ  “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” шигырьләрен һәм “Сандугач һәм чишмә” балладасы кычкырып укыдылар. Чара ахырында «Җырым белән җиңдем  дошманны” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.