Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Халкыбызның күңел бизәкләре”,

  19 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Китапханәдә  балалар белән Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән  әдәби сәгать узды. Балаларга халкыбызның милли киемнәре булган калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч турында мәгълүмат бирелде. Балалар халкыбызның милли киеме булган читек рәсемен буядылар, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар.Чара ахырында “Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.