Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Туган ягы кирәк кешегә”

Иске Җөри авылы  китапханәсендә  3 январь көнне  якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың 70 яшьлеге уңаеннан  яшьләр белән  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, язучының туган якка багышланган хикәяләре укылды, картиналары белән таныштырылды.