Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Яӊа елныӊ сихри мизгелләре"

  4 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яӊа елныӊ сихри мизгелләре" дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәм ахырында лоторея уйнадылар.