Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Җырым белән җиңдем дошманны ".

12 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе   6 сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 115 ел тулу уӊаеннан  викторина үткәрде. Бу чараныӊ  максаты булып  балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, М.Жәлилнеӊ  “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” шигырьләрен һәм “Сандугач һәм чишмә” балладасын кычкырып укыдылар.   Чара ахырында “Җырым белән җиңдем  дошманны” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.