Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Табигать сукмагы буйлап" экологик дәрес

17 июль  көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р.   балаларга “Табигать сукмагы буйлап”  дип исемләнгән  экологик дәрес  үткәрде.  Әлеге дәреснең максаты -   укучыларга табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Укучылар  табигать турында шигырьләр  укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар,табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттелэр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау  – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.