Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Мәгълүмати сәгать үткәрелде

1  март Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә  каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан,   3 март   көнне  Иске Җөри  авыл китапханәсендә, яшүсмерләрнең сәламәтлегенә  наркотик матдәләрнең  йогынтысы турында,  “Наркомания - замана чире” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды.   Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә - юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.