Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Китап күргәзмәсе куелды

Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе – шагыйрь, прозаик Шәйхи Маннурның тууына 115 ел. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы  китапханәсендә  «Туган як һәм әдип кадере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән укучылар китап күргәзмәсе белән, Шәйхи Маннурның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга.