Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

VII нче төбәкара акциясендә катнашты

15 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән VII нче төбәкара акциясендә катнашты. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга  буклетлар таратылды. Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.