Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Җиңү бәйрәме

 Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре елдан -ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк. 8 май көнне Баландыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.Җиңү бәйрәме - ул сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә.Кичәгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәм сугышчан патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.Митинг  һәйкәлгә чәчәкләр, венок  салу белән тәмамланды.