Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Әдәби сәгать үтте

15 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 113 ел тулу көненә багышлап  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”исемле әдәби сәгать үтте. Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.