Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Яңа китап белән сыйланыйк”

11 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яңа китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник үткәрелде. Пикник нәкъ менә кычкырып китап укудан башланды да. Балалар шигырьләр һәм әкиятләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Китаплар укыганнан соң, төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы журналлар белән таныштылар, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.