Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Әдәби батл”

 

6 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Әдәби батл” викторинасы үткәрелде. Яшүсмерләр интеллектуаль биремнәрне үтәүдә көчләрен сынадылар. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. «Кем күп укый, ул күп белә», «Шигъри минут», «Сүз төзү», «Таратыгыз, укыгыз» викторина-разминкаларында  актив катнаштылар.