Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Хәтер кирәк исәннәргә”

1941 елның 22 июне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Ул дәһшәтле еллар хәтирәсе ватандашларыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы киләчәк буынга үрнәк булып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсе авылыбызның Бөек Ватан сугышында  батырларча көрәшкән һәм һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында “Хәтер кирәк исәннәргә” дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Биредә балалар ул утлы еллар, бүгенге тыныч тормышыбызны яулап алган батыр якташларыбыз турында белде.