Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без - табигать балалары”

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бу датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без - табигать балалары” исеме астында викторина үткәрелде. Укучылар табигатьне саклау, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү турында төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Шулай ук китап укучылар игътибарына “Яшел планета” дип исемләнгән күргәзмә дә куелды.