Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Пушкин геройлары эзләреннән”

6 июньдә бөтен ил Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтә. 2024 елда күренекле шагыйрь, прозаик һәм драматург Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. Бу безнең әдәбиятта мөһим дата гына түгел, ә бөек шагыйрьнең әсәрләрен яраткан һәр кеше өчен дә мөһим вакыйга. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Пушкин геройлары эзләреннән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Балалар бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.