Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Без – Россия гражданнары»

12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелә.  Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары» дигән уен үткәрелде. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.