Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Авылым чишмәсе”

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. 15 июнь көнне Урта Мишә авылында өр-яңадан төзекләндерелгән “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән чишмә ачылды. Авыл халкын әлеге сөенечле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы  Рөстәм Мөхәммәтшин, Теләче газетасының баш мөхәррире Ленар Хуҗиннар тәбрикләде. Һәр эшнең башлангычы – хәер-догада. Чишмә ачылу уңаеннан дога укылды. Бәйрәмебезгә ерак араларны якын итеп бик күп кунаклар, авылдашлар кайткан иде. Бу матур чарага сагынышып кайткан авылдашлар күрешеп-сөйләшеп, бер-берсенең хәлен белеп чишмә суыннан авыз иттеләр. Кайнар чәй, коймак-пылау белән сыйландылар, авыл үзешчәннәре концертын карадылар, төрле уеннарда катнаштылар. Чишмәбез халкыбызга күп еллар буе хезмәт итсен, суы саекмасын! Шуңа күрә, чишмәләребезгә һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә онытмасак иде.