Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Безнең гаилә – тату гаилә”

   2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.  Ә 15 май -  Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Безнең гаилә – тату гаилә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр. Очрашуга 50 ел бергә гомер итүче Шамгун абый белән Гөлсинә апа Насибуллиннар гаиләсе, 52 ел бергә яшәүче Наил абый белән Саймә апа Сәйфетдиновлар гаиләсе һәм 64 ел бергә иңне – иңгә куеп гомер итүче Рәис абый белән Мәргүбә апа Фатхуллиннар гаиләләре чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. бәйрәм белән котлап изге теләкләрен теләде. Кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак танышып, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте, ахырдан истәлекле бүләкләр тапшырылды.