Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Кил, укы, эзлән, ял ит - китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл

27 май - Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, 25 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Кил, укы, эзлән, ял ит - китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады. Ә иң мөһиме - китап укучыларыбызның китапханәнең изге урын, кешелек еллар буе туплаган, бәяләп бетермәслек байлык икәнен тану булды.