Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Һәр күңелдә яңгырасын балачак җыры”

1 июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бу дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр күңелдә яңгырасын балачак җыры” исемле чара үткәрделәр. Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Бу көн уңаеннан китапханәдә “Бәхетле балачак илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.