Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Сыкрый әле һаман яралар"

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан 8 май көнне Урта Мишә авылында да митинг үткәрелде. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә, веноклар куелды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.