Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

очрашу

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. 7 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдагы иң өлкән кеше, сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очрашуга бардылар. 79 нчы Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагын күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын диде ул. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.