Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Балалар китабы - сихри бер дөнья»

   2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Китап – белем чишмәсе,- ди халык мәкале дә. Әлеге датага карата 5 нче апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Балалар китабы - сихри бер дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Балалар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырылды.