Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

күчмә китапханә

Китап укый алырлык барлык кешене дә китап укучы итеп тарту максатыннан Урта Мишә авылы китапханәсе каршында күчмә китапханә эшләп килә. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 30 нчы март көнне китапханәче Гөлфия Мөхәмәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.