Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Театрның тылсымлы дөньясы”

27 март – Халыкара театр көне. Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп торган “Театрның тылсымлы дөньясы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы куелды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Роберт Галиев, Илнар Низамиев иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.