Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә”

Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 12 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук гаиләдәге җылылыкны ничек булдыру турында сөйләүче һәм гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде.