Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Пушкинны бергәләп укыйбыз”

10 февраль — Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Пушкинны бергәләп укыйбыз” исемле акция үткәрелде. А.С.Пушкин - кыска гына гомер юлында бик бай әдәби мирас клдырган. Шагыйрьнең иҗаты турында «Как прекрасна Пушкинская сказка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт ясадылар, аның биографиясе белән таныштылар,  тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр, Пушкин әкиятләре геройларын искә төшерделәр, әкиятләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар.