Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Минем гаиләм – минем ныгытмам”

2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем гаиләм – минем ныгытмам” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуга “Ак калфак” членнары белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре чакырылды. Очрашу барышында кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барылды. Гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр укылды. Гаилә тормышына багышланган “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.