Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Блокадалы Ленинград битләре"

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.