“Холокост корбаннары – мәңге хәтердә”
Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Бу дата - ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Чара барышында Холокост – чиксез хәтер” исемле күргәзмә белән таныштырып, бу фаҗиганең тарихы искә төшерелде. Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын иде!