Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Алгарыш – киләчәккә юл”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә 2 бүлектән торган: “Алгарыш – киләчәккә юл”, “Фән серләрен ачканда” исемле китап күргәзмәләре ясалды. Тәкъдим ителгән китаплардан фән өлкәләрендә, дөньяда, тарихта булган кызыклы вакыйгалар һәм фактлар турында язмалар укырга мөмкин.