Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Батырлар янәшәбездә”

9 декабрь - Ватан Геройлары көнендә - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын искә алабыз. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Әлеге датага карата 6 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Батырлар янәшәбездә” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарада бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, укучылар геройларның батырлыкларын күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнардан белделәр. Бу чара илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылды.