Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Билгесез солдат истәлегенә”

3 декабрь - Билгесез солдат көне. Әлеге датага карата 2 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә” исемле хәтер сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.