Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Күңел җылысын биреп"

 Инвалидлар декадасы көне уңаеннан 2 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Күңел җылысын биреп" акциясендә катнашып, инваидларның өйләренә барып, әзерләнгән күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү, аларның хәлләрен белеп ярдәм күрсәтү гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.