“СПИД замана чире”
1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Шушы яман чиргә каршы профилактик чара уздыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Урта Мишә авыл китапханәсендә “СПИД замана чире” исемле күргәзмә куелды. СПИД - безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Яшь буын вәкилләрен бу чиргә китерә торган яман гадәтләрдән, ялгыш адым ясаудан саклап калу – һәркайсыбызның бурычы.