“Гаилә көнкүрешендәге мәдәният һәм гореф-гадәтләр”
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 24 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә көнкүрешендәге мәдәният һәм гореф-гадәтләр” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар татар халкының мәдәнияте: татар милли киемнәре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән танышты. Шулай ук “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез – безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.