Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Толерантлык - тынычлыкка юл»

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. «Толерантлык» төшенчәсен балалар гына түгел, өлкәннәр дә төрлечә кабул итә. 15 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Чара барышында китапханәче бу датаның барлыкка килү тарихы һәм толерант аралашуның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Әлеге датага багышлап күргәзмә дә ясап куелды.