Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без бердәм булганда көчле”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. «Бердәмлек» төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. 3 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без бердәм булганда көчле” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.